news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Блогер Равил Закировның яңа образын ошатмаганнар: «Чәйни торыгыз»

news_top
Блогер Равил Закировның яңа образын ошатмаганнар: «Чәйни торыгыз»
Фото: Равил Закировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән. Видеодан скриншот

Блогер, соңгы вакытта үзен җырчы буларак та сынап караучы Равил Закиров чираттагы хейт корбаны булган. Блогерның сәхнәгә чыгуын күпләр авыр кабул итеп, аңа карата тискәре мөнәсәбәт белдергәннәр иде. Равилнең яңа сәхнә образы да хейтерлары күз уңыннан төшеп калмаган.

«Хатын-кыз образы кебек»;

«Якынлашканын карап торам. Үзем, и Ходаем, каблук кимәгән булса гына ярар иде, дип теләп торам»;

«Костюмы матур, тик мин Закировны хатын кебек күрәм»;

«Кызларга охшап барасың»;

«Йөрешләреңә кадәр кызларныкы кебек»;

«Яраткан кызың «сиңа бик тә килешә», дидеме?» – дип язганнар, аның чалбар һәм костюм өстеннән буып куелган киң путасы турында.

Дөрес, блогерның бу сүзләргә бер дә исе китмәгәнгә охшап тора. «Сез мине алга таба да чәйни торыгыз, ә мин алга таба, хыялга таба баруымны дәвам итәм! Җырланасы җырлар алда, күрсәтәсе образлар күп, сөйлисе сүзләр байтак...» – дип язып куйган ул аларга каршы.

Равилгә теләктәшлек белдереп: «Алга, максатларыңа иреш! Костюмың килешеп тора», «Мондый матур костюмның беркемдә дә булганы юк иде әле», «Бик зәвыклы. Сез – сөйкемле егет, энем. Уңышлар бар эшегездә дә», «Костюм – бомба. Үзенчәлекле», «Супер образ», – дип тә язалар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 ноябрь 2025
    Исемсез
    Бик матур молодец!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар