news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Авыл малаеннан әллә кемгә әйләндең дә куйдың» – блогер Равил Закиров яңа образда

news_top
«Авыл малаеннан әллә кемгә әйләндең дә куйдың» – блогер Равил Закиров яңа образда
Фото: Равил Закировның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Акча түләтеп, шәһәр кызларын абзарда эшләткән һәм сыерлар саудырткан блогер Равил Закиров социаль челтәрдә үзен карап баручыларны шаккатырган.

Ул яңа гына яздырган җырына билгесез кыз белән клип төшергән. Анда катнашучы кызның йөзе күренми. Халык блогерның җырлавына ияләшеп килә, җылы кабул итүчеләр артты, хәзер клиптагы кызның шәхесе, шулай ук Равилнең яңа образы да күпләрдә кызыксыну уяткан.

«Авыл малаеннан әллә кемгә әйләндең дә куйдың син. Бигрәк имиджың матур», «Бигрәк матур җыр, Равил үскәнем», «Молодец та үзең, образын «ут» булган», «Булдырасың син» дигән комментарийлар белән хуплаганнар блогерны.

Блогер үзе Чирмешән районы Иске Кади авылында яши.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар