Чирмешән районы Иске Кади авылында яшәүче блогер Равил Закиров, язылучыларыннан килгән сорауларга җавап биргәндә, үзе янәшәсендә күрергә теләгән кызның нинди булырга тиешлеген әйткән.
Аның сүзләренчә, кызлар тәрбияле, Аллаһы Тәгаләдән курка торган, сабыр, чисталык яратучан, әхлаклы, яхшы күңелле, кунакчыл, әти-әниләрен хөрмәт итә торган булырга тиеш. Әлеге исемлектә кызның саф булырга тиешле дә күрсәтелгән.
«Берәүләргә – бер төрле кызлар, икенче ир-атларга бөтенләй капма-каршысы ошый. Ә менә минем өчен шушы сыйфатлар мөһим», – ди ул.
Моңа кадәр Равил Закиров үзенең өйләнергә җыенып та, туе булмыйча калуы хакында сөйләгән иде. «Менә-менә планлаштырган идем. Әмма тормышта кайвакыт йөрәкне яралый торган хәлләр була. 7 елдан соң мин кабат ачылдым, һәм кабат мин ялгыз», – диде ул вакытта блогер.