news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Блогер Рания Минһаҗева әтисен җирләгән вакыттагы үзәккә үтәрлек күренеш турында сөйләде

news_top
Блогер Рания Минһаҗева әтисен җирләгән вакыттагы үзәккә үтәрлек күренеш турында сөйләде
Фото: Рания Минһаҗеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Блогер, никах һәм туй мәҗлесләрен алып баручы, теркәүче Рания Минһаҗева әтисен җирләгән вакыттагы үзәккә үтәрлек күренеш турында сөйләгән.

«Аллаһы Тәгаләм минем икенче әтиемне дә алып китте... Әтинең җәсәден урамга чыгаргач, тугры эте Жулик иң алдан баручы әтинең дусты янына килде. Башта өрде… Ә аннан соң, аяк астына ятып, кешеләргә алга атларга ирек бирмәде. «Минем хуҗамны алып китмәгез», – дип әйтәсе килде сыман…

Ә инде үзен куа башлагач, ырларга тотынды», – дип сөйли ул.

«Әтине дүшәмбе көнне соңгы юлга озаттык. Минем тормышымнан 19 ел буе «әти» дип йөргән кадерле кешем китте… Аллаһы Тәгаләгә минем тормышымда шундый кеше булганы өчен рәхмәтлемен. 8 яшемдә «әтием» дип муенына сарылган идем. 19 елдан аны да югалттым. Авыр, бик авыр.

Әбием белән: «Ничек үләсеңне белмисең бит», – дип сөйләшеп утырган видеосы килеп чыкты. Хәзер икесе дә гүр иясе булдылар инде.

Бик күп елыйм. Төнлә йоклый алмыйм, фотолар, видеолар карап утырам. Аллаһым бик авыр сынау бирде, җиңеллек сорыйм», – дип тә яза блогер.

Рания Минһаҗева – үзе дә бик гыйбрәтле язмышлы кыз. Аның белән әңгәмәне түбәндәге сылтама буенча укырга мөмкин:

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 11 декабрь 2025
    Исемсез
    Алга таба бәхетле тормышта яшәсәң иде, Рания үскәнем! Бик күп авырлыклар күргәнсең икән.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар