news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Блогер Рәмис Гыйльметдиновны хатынына хыянәт итүдә гаеплиләр

news_top
Блогер Рәмис Гыйльметдиновны хатынына хыянәт итүдә гаеплиләр
Фото: Рәмис Гыйльметдинов сәхифәсеннән

«Дневник татарина» сәхифәсен алып баручы блогер Рәмис Гыйльметдиновны хатынына хыянәт итүдә гаепләгәннәр. Язылучылары сүзләренчә, Рәмис төрле танышу сайтларында утыра, кызлар белән аралаша икән.

Блогер үзенең танышу сайтларында теркәлмәвен, аның исеменнән чит кешеләр аккаунт ясавын аңлатты. Мондый сүзләрнең алар гаиләсенә элек тә килеп ирешкәне булган икән инде. Блогер мондый имеш-мимешләрнең хатыны белән мөнәсәбәтләренә тискәре йогынты ясавын да билгеләп үтә.

«Минем җимешемә тагын яза башладылар. Имеш, мин башка танышу сайтларында утырам икән, кызлар эзләп! Сезгә кызыктыр ул, әмма хатыным «ирем миңа хыянәт итә» дип, ярты көн буе куркып, калтырап йөрде», – дип яза Рәмис үзенең аккаунтында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар