Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Рәмис Гыйльметдинов хастаханәдә: «Көрәш – чир инде ул...»

news_top_970_100
Блогер Рәмис Гыйльметдинов хастаханәдә: «Көрәш – чир инде ул...»
Фото: Рәмис Гыйльметдинов сәхифәсеннән

«Дневник татарина» сәхифәсен алып баручы блогер Рәмис Гыйльметдинов 2 авыл Сабан туенда җиңүче булган. Әмма аңа бәйрәмнән соң турыдан-туры хастаханәгә юл тотарга туры килгән. Бу хакта ул сторисларында сөйләде.

«Җәмәгать, көрәш – чир инде ул. Чын чир. Көрәшчеләр барысы да беләләрдер. Әйе, дип торачаклар. Күпме генә көрәшсәң дә, көрәшкә барыбер керәсе килә.

Мин көрәшне 2010-2011 елларда туктаткан идем. Финалда кабырганы сындырдым да. Әмма, ташладым дисәң дә, барыбер Сабантуйларда көрәшке керелә. Быел да искәрмә түгел. Мөслим районы Тойгилде авылында тәкә алдым. Үземнең Күҗәкә авылында тагын керәсе килә бит инде. Нигә кердем инде менә, керәсе түгел иде. Сиздем бит нәрсәдер буласын. Булды да. Кабырга сынган, ялгышмасам. Көрәшкәндә көндәшемнең өстенә килеп төштем дә, шырт иткән тавыш ишетелде. Шунда туктат бит инде, туктат. «Көрәшмим» диген. Юк… Әйтә алмыйм.

Шулай итеп тәкәне өйгә алып кайтып куйдым да киттем Актаныш рентгенга», – дип аңлата хәлне Рәмис.

Бәхетенә, Рәмиснең кабыргасы сынмаган, ә чатнаган гына.

«Томографияләр, УЗИлар ясагач, кабыргаң чатнаган, дип әйттеләр. Актаныш хастанәсендәге һәр кешегә мең рәхмәт. Эшегезне гел шулай әйбәт алып барыгыз, яме. Бер дигән персонал. Мондый хастаханә бер генә. Ял дип тә тормадыгыз, бер начар сүз әйтмәдегез, күтәреп кенә йөрттегез», – дип, табибларга рәхмәтләрен белдерергә дә онытмаган блогер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100