Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Рәмис Гыйльметдинов Мөслимдә яшәүчеләрнең суга интегүләрен сөйләгән

news_top_970_100
Блогер Рәмис Гыйльметдинов Мөслимдә яшәүчеләрнең суга интегүләрен сөйләгән
социаль челтәрләр

«Дневник Татарина» сәхифәсен алып баручы Рәмис Гыйльметдинов гаиләсе белән Мөслимдәге туганнарына кунакка кайткан һәм үзенең блогында Мөслимдә суның бик начар килүе проблемасын күтәреп чыккан.

Рәмис йортның хуҗабикәсе белән хатынының, элекке вакытлардагы кебек, су җылытып, табакка салып савыт-саба юганнарын күрсәтә. Җылы су гына килми икән, дип уйлап ялгышмагыз, көне-көне белән кайбер йортларда яшәүчеләр салкын суга да тилмерә икән. «Су проблемасын һаман чишә алмадылар инде. Су өчен акчаны нигә җыялардыр. Суны чишмәдән алып кайттык», – дигән ул.

Блогерның сүзләренә: «Интегә-интегә, менә шулай савыт-саба юабыз. Гел шулай, кыш көне генә су була бездә.  Балаңны да юындыра алма, үзең дә юына алма», – дип хуҗабикә дә кушылган, аһ-зарларын сөйләп. 

«Мөслим шәһәр статусы алырга йөри иде түгелме? Ничек инде  ул андый статус алсын? Мөслим җитәкчелеге, бу әйбәт әйбер түгел. Кеше су өчен түли. Кемгәдер су килә, кемдәдер бөтенләй юк. Су килсә дә «напор» дигән әйбер юк монда. Әкрен генә, эт сидеге кебек кенә ага», – дип тасвирлаган проблеманы блогер. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100