Блогер Рәфис Атаказга, үзе әйтмешли, бик яхшы, матур бүләк ясаганнар. Аңа ата каз картинасы бүләк иткәннәр.
Социаль челтәрдәге сәхифәсендә ул картинага: «Ата казның яшь вакыты, 25 яшьлек вакыты. Сарыдан агарып-каралып бара торган вакыты», – дип сокланып утыра.