Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Рәфис Атаказ яраткан кешесе, 22 миллион сумлык йорты, эш урыны турында сөйләде

news_top_970_100
Блогер Рәфис Атаказ яраткан кешесе, 22 миллион сумлык йорты, эш урыны турында сөйләде
Фото: © «Татар-информ»

Блогер Рәфис Атаказ язылучыларының сорауларына җавап биргән. Аннан мәхәббәт, бәхет, өйләнү, балалар турында сорашканнар, шулай ук блогерның эш урыны, машина йөртү таныклыгы бармы икәне белән кызыксынучылар бар.

Искәртеп үтик, блогер күп еллар Мәскәүдә яшәгән һәм эшләгән. Хәзер Казанда тора.

Сез бәхетлеме?

– Юк!

Ник балаларыгызны күрсәтмисез?

– Күз тияр, дип куркам... Минем үз балаларым юк бит. Ялгыз мин. Минем балалар – ике сеңлем, кияүләр, аларның балалары.

Өйдә ялгыз нишлисез?

– Караңгыда, ут та яндырмыйча, 2-3 сәгать диванда ята алам. Телевизорым юк, Мәскәүдән кайтканнан бирле карамыйм. Бераз китап укыйм, интернетта утырам.

Мәскәүдәге йортыгызны саттыгызмы?

– Юк, җанкисәгем, сатмаган, үз урынында басып тора. Алырга теләгең булса, яз, сатам. 22 млн «шалт» чыгарып саласың да акчаңны, йортлы буласың.

Сездә аккош мәхәббәте булуын, башка кешене ярата алмавыгызны әйттегез...

– Уйлаган да юк, төгәл беләм.

Машина йөртү таныклыгыгыз бармы?

– Аны бирсеннәр өчен, машина йөртә белергә кирәк. ГАИ, ЮХИДИ хезмәткәрләрен минем машина йөртүем канәгатьләндерсә генә таныклык бирелә. Машинам да юк, таныклыгым да, йөртә дә белмим. Такси йөреп тора.

Ник өйләнмисез?

– 50 яшьтә өйләнүчеләрне «тулыр-тулмас» кешеләр дип саныйм.

Үз гомеремдә бер кешене генә яраттым, дип әйттегез. Хәзер аны күргәнегез бармы?

– Юк, күргәнем юк, үлеп китте. Әлегә күрешеп булмый. Бакыйлыкка күчкәч күрешербез.

Сез кем булып эшлисез? Кайда?

– Үз гомеремдә әллә кемнәр булып, әллә кайларда эшләдем. Хәзер Казанда яшим, «Апанай» мәдрәсәсе ашханәсендә повар булып эшлим. Азык янында, кул – җылыда, тамак тук.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100