Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Рәфис Атаказ уйланулары: «Брат братның көтү көткәненә рад»

news_top_970_100
Блогер Рәфис Атаказ уйланулары: «Брат братның көтү көткәненә рад»
"Татар-информ" архивы

Блогер Рәфис Атаказ фәлсәфи уйлануларының чираттагысын туган-тумача, дусларның киң күңеллелегеннән үзенә файда алып калырга тырышучы кешеләр темасына багышлаган.

Сәлам, бу тагын мин әле, – дип башлаган ул, гадәттәгечә, видеоны. – Менә шундый күренешкә игътибар иткәнегез бармы? Берәр дусты, туганы, якыны, күршесе ниндидер шәхси эш белән шөгыльләнсә, мәсәлән, чиләк ясап, торт пешереп сата торган кеше булса, дус-туганы ул әйберләрне бушка алырга тырыша. «Син бит инде минем туганым, дустым. Түләми генә, яки ярты бәягә генә ясап бир инде», – сорыйлар.

Мин андый кешеләргә шаккатам. Синең дустың, туганың булгач, киресенчә, аны рухландыру өчен, ул әйберне нәкъ аннан һәм тулы бәясенә алырга кирәк.

Мин тамада булганда шундый кешеләр еш очрый иде. Чит кешедән әйбер алсаң, «ярты бәясенә генә бир әле» дип сорамыйсың бит инде. Ә менә үз эше белән мәшгуль булган дус-туганнардан безнең халык гел шулай сорый. Брат братның көтү көткәненә рад, – дип язган блогер.

Блогер белән килешүчеләр дә, бу сүзләрне хупламаучылар да бар.

«Ә мин махсус, чын күңелдән бирәм үзем ясаган әйберләрне. Уңга-сулга таратмыйм, әмма иң якыннарыма бирәм»;

«Андый хәлләргә шаккатмыйм. Бүләк биргәч, рәхмәтле булмаган кешегә шаккатам. Әйтерсең, син аңа «тиеш»;

«Бер тапкыр гына түгел, көндәлеккә әверелүе дә бар әле андый хәлләрнең», – дигән комментарийлар калдырганнар.

Ә сезнең фикерегез нинди?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100