Теләчедә яшәүче блогер Рәфилә Шәмсетдинова ире Нияз белән әтисенә яңа машина сатып алган. Тик әтиләрен бүләкне кабул итәргә көч-хәл белән ризалатканнар. Бу турыда ул социаль челтәрләрдә яза.
«Әтинең зур бүләкне кабул итәсе килмәде. Бу – Аллаһтан бүләк, дип, кат-кат аңлаттык. Әтигә яңа машина алу – балачактан бик зур хыялым иде. Аны мин хыяллар дәфтәренә дә язган идем, ни гаҗәп, шул ук хыялны ирем дә язган булган. Нияз әти белән бик озак сөйләште, риза булганчы», – дип сөйли 3 бала әнисе Рафилә.
«Аллаһ Тәгаләгә мөмкинлекләр тудырган өчен рәхмәт. Машинаны алып кайтучыларга да рәхмәт. Насыйп әйбер була ул. Бу – күптәнге хыял иде, хаҗда да язып куйган идек, ел башында хыяллар дәфтәренә дә яздык. Бабайның кабул итәсе килмәгән иде. Ул – Аллаһтан бүләк, дидем. Насыйп булса – була, булмаса – юк, дидем. Бабай шуннан ризалашты», – дип сөйли кияве Нияз.
«Мондый зур бүләкне көтмәгән идем. Нишлисең... Кабул итәсем дә килмәгән иде. Яхшы да түгел, балалар үгетләгәч, кабул иттем», – дип сөйли бәхетле әти, бабай кеше.
Өлкәннәрнең шатлыгын уртаклашырга 3 кызлары да гаиләләре белән килгән.