Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Рәзил Борчак көмәнле хатынның көйсезлеге турында видео төшергән

Видеода көмәнле хатыны катнаша.

news_top_970_100
Блогер Рәзил Борчак көмәнле хатынның көйсезлеге турында видео төшергән
https://www.instagram.com/razil_borchak/

Блогер Рәзил Борчак көмәнле хатыны белән кызыклы видео төшереп өлгергән, хәзер инде аларның кызлары бар.

Видеода күренгәнчә хатыны корсагын киереп йөри, ул арада шактый зур мәче дә килеп чыга.

«Синең коллегаң йөри», — ди ире хатынына.

«Әтиләре төрледер дип өметләнәм», — дип җавап бирә хатыны.

Көмәнле хатын акбур кимерергә теләвен әйтә, аннары бензин, утын, хәтта тере тавыкны да иснәп карый. Ул машинага утырса да, диванга утырса да авырдан тора. Әле эссе дип тәрәзә ачарга куша, салкын дип ябуны сорый, аннары аңа кабат эссе.

Бала көтүче ханым кинәт кенә кычкырып җибәреп, өйдәгеләрне куркыта. Алар бала таба башлады дип куркып китә, ә ул бала типкәнгә генә кычкыра икән.

Әле урамда йөрисе килә ди дә, ул арада йоклап та китә.

Кайчандыр көмәнле булган ханымнар да үзләренең сәер теләкләрен искә төшергән: «Мин дә акбур, тозлы пестә (фисташка) белән салкын сөт, редиска белән какы салаты, кыздырылган пилмән, банан белән чипсыны бергә ашадым, кыярны үскән балчыгына манып ашый идем, аның тәмлелеген әйтеп бетереп булмый».

«Бензин, лак, җир, тирес, бәрәңге чиләген, бака иснәдем, баз исен һәм тузан исен ярата идем», — дип тә язучылар бар.

«Өч бала таптым, гадәти тормыш белән яшәдем. „Менә шуны телим һәм нокта“ дигән теләкләрем булмады. Шуңа андый теләкләргә ышанмыйм да», дип язган бер инстачы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100