news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Блогер Рәфис Атаказның җырлаганын ишеткәнегез бармы?

Ул апасы белән мәҗлестә бүләк итеп җыр башкарган.

news_top
Блогер Рәфис Атаказның җырлаганын ишеткәнегез бармы?
«Татар-информ» архивы

Блогер Рәфис Атаказ туганнар җыелган мәҗлестә «Карлар карала икән» җырын башкарган. Техник сәбәпләр булган ахры, видео бик чиста төшерелмәгән.

Шул уңайдан инстачылар әңгәмә корган:

Рәмзия үзе генә башкарса, яхшырак булыр иде. Рәфис, синең тональлек икенчерәк.

Бу бит миннән бүләк, Рәмзия җырга кушыла гына.

Рәмзиягә рәхәтләнеп җырларга тональлек килеп бетмәде. Кызганыч, авырдан барды. Аның каравы, Рәфис чын күңеленнән җырлады.

Киресенчә, Атаказ авыр башлады, Рәмзия салмак җырлый.

Микрофоннан булды ахры ул, аннан башка да яхшы җырлар идегез.

«Сүз юк, бар яктан килгән сез», «Бик матур җырлыйсыз. Гади генә итеп дөньяга ямь таратканыгыз өчен рәхмәт. Мин карап туймыйм сезгә» кебек үсендерә торган комментарийлар да калдырган блогерның виртуаль дуслары.

Рәфис Атаказның өч бертуган булуларын да халык белә икән. «Өченчегез кайда?» — дип сораучылар да бар. Аларга җавап итеп, ул өчесе бергә төшкән фото куйган.

«Дөньяның иң асыл кешеләре — БЕЗ!

Берсе — дөрләткән ут кебек!

Икенчесе — иртәнге йомшак җил!

Ә мин инде бераз гына исәррәге шулар арасында», — дип тә язган блогер.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар