Артислар белән кызык видеолар төшерүче блогер Олеся Лесная аздан гына мошенниклар тозагына төшми калган. Аңа җырчы Илдар Әхмәтовның телеграмдагы аккаунтыннан, бер дустына акча күчерүен сорап, хат килгән.
Дуслар, чүттән генә мошенникларга акча күчерми калдым. Илдар Әхмәтов аккаунтыннан язалар. Татарча «Сәлам. Синең банк эшлиме?», - ди. Аннан инде русча: «Минекеләр эшләми. Дустыма 20 мең акча күчереп тор әле», – дип яза. «Ярар», - дип, ризалаштым. Бу миңа +9 дан башланган номер җибәрә. «Дүшәмбе, сити банк», – дип яза. Шул вакытта гына башка шик керде. Моның Илдар булмаганлыгын аңлап алдым. Аның акканутын ватканнар икән.
Менә шулай дуслар, әгәр Россия банкы булса, акчаны күчерә һәм акчасыз кала идем, – дип язган Олеся һәм дусларын сак булырга өндәгән.