news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Блогер Олеся Лесная ирләрнең хушын алырлык фотоларын күрсәтте

news_top
Блогер Олеся Лесная ирләрнең хушын алырлык фотоларын күрсәтте
Фото: Олеся Леснаяның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Блогер Олеся Лесная Төркиядә ялда төшкән «кайнар фото»ларын күрсәтте. Купальникның һәм челтәрле япмаларның төрлесен киеп төшкән «кайнар фото»ларның ниндие генә юк! Ә бер фотосы белән виртуаль дусларында эчке киеме булу-булмау шиге дә уяткан.

«Син дә трусиксызмы?» дип сорап язган дус кызына «шулай дип уйласыннар әле» дип җавап язган блогер.

«Якынайта-якынайта карыйлар инде хәзер» дип язучыга «акча сорамыйбыз, рәхәтләнеп карасыннар» дигән ул.

«Шәрә төшәргә иде» дип ымсынган егеткә «шәрә дип күз алдына китер» дип җаваплаган Олеся.

«Икенче Клеопатра! Ирләрнең хушын алдың инде», «Стенага эләрлек булган бу», «Якынайтып карадык, әйбәт булган бу» кебек комментарийлар һәм күпсанлы «ут» билгеләренә блогерның күңеле булгандыр.

Фотолар Олеся Леснаяның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар