Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Миләүшә Зарипова: «Мөнир аборт ясатырга кушкан иде»

«Кунактан кунакка Динә Нәҗметдинова белән» тапшыруында Миләүшә Зарипова беренче ире белән булган мөнәсәбәтләре турында ачыктан-ачык сөйләп бирде.

news_top_970_100
Блогер Миләүшә Зарипова: «Мөнир аборт ясатырга кушкан иде»

«Гомер итә башлаган чакта гына яратып һәм яратылышып яшәдек. Бермәлне иремә бала теләгәнемне әйттем, ул минем теләгемне кире какты. Мин барыбер, 7 ел узгач, үз максатыма ирештем ‒ балага уздым. Бәхетем эчкә сыймаслык иде, шундый куанычлы яңалыктан күкнең җиденче катында идем мин, ә Мөнирне, киресенчә, әлеге яңалык сөендермәде, хәтта аборт ясатырга кушты. Мин аның сүзен тыңламадым! Беренче тапкыр УЗИга баргач, «малай була» диделәр, үкереп еладым, бөтен җаным-тәнем белән кыз теләгән идем, Икенче тапкыр – «кыз бала була» диделәр. Мөнир белән араларыбыз кызыбыз Алия тугач суынды. Берничә елдан соң ирсез хатынга әйләндем. 11 ел күршеләр кебек яшәдек. Мин бары тик бала хакына дип яшәдем, чөнки үзем әти-әнисез үстем. Бүгенге көндә нәтиҗә ясап, шуны әйтә алам: бала хакына дип яшәргә ярамый икән, барыбер, иртәме-соңмы, андый гаиләләр аерылышалар», ‒ диде Миләүшә Зарипова.

«Мин икенче тапкыр кияүгә чыктым. Айнур, минем икенче ирем, Алия белән чын дуслар, гел бергә. Мөниргә башка ир тапканымны ачыктан-ачык хәбәр иттем. Утырып сөйләштек, аңлаштык. Алия үз әтисе белән көн саен аралышып тора, мәктәптән соң кунакка да кереп чыга».

Миләүшә Зарипова катнашында «Кунактан кунакка Динә Нәҗметдинова белән» тапшыруын «Татар-информ»ның YouTube каналында карый аласыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100