Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Миләүшә Зарипова кыйммәтле чалбар алганга яшь иренең йокысы качкан

news_top_970_100
Блогер Миләүшә Зарипова кыйммәтле чалбар алганга яшь иренең йокысы качкан
Фото: Миләүшә Зарипованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Аяклары йөрмәүче блогер, эшмәкәр Миләүшә Зарипова йортына ремонт ясый, 1 миллион сумга «кухня»га һәм башка кыйммәтле йорт җиһазларына заказ бирде. Хәзер инде 12 мең сумга чалбар алып, яшь иренең ачуын чыгарган, йокысын качырган.

Видеода күренгәнчә, блогер иренә машинадан алып пакет бирә, «сак кына тот, кар кермәсен» дип кисәтә. Шуннан ире кызып китә, пакетны болгап атарлык була.

«Бер чалбарны 12 мең сумга алды. Яратмасам, бәреп үтерер идем. 1 чалбар 12 мең бит! Мин ул акчаны эшләр өчен 1 сутка мунча ягам, фурако ягам!» – дип пыр туза ире Айнур.

«Мин бу видеоны социаль челтәргә куям. Сине эт итеп сүгәчәкләр», – ди Миләүшә, рәхәтләнеп көлеп.

«Куйсаң куярсың инде. Мине кеше хуплар дип уйлыйм. 1 метр ыштанга – 12 мең акча. Менә бит, билләһи әйтәм. Алтыннан дип язылганмы соң, юк, чалбар гына дигән», – ди кызган ир, пакеттан чекны табып карап.

«Бу – сезнең яраткан рубрикагыз «мыр-мыр», – дип язучыларын куандыра блогер.

«Моның өчен сиңа төне буе мырлап чыгам, ай буе, күргән саен. Әйдә утыр, кар ява», – ди Айнур, колясканы машина янына ук китереп куеп.

Аннары ир белән хатын йокларга ята. Блогер анда да тик ятмый, караңгыда иренең «мырлаганын» видеога төшерә.

«Теге ыштан һаман күз алдында. 12 меңлек ыштан. Ярар инде, 2 метр чүпрәк киткәндер. Йоклый алмаячакмын. Кар яуганын да оныттым, хәзер башта – шул ыштан гына. Монда тәрәзәдә челтәр дә юк, хәзер әнә кар карап ятам, ә башта – ыштан. Ичмасам, мин яратмый торган ал төс бит әле ул», – дип, йокы аралаш сөйләнә ир.

.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100