Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Миләүшә Зарипова ир белән хатын арасындагы мәзәк хәлләр белән уртаклашкан

news_top_970_100
Блогер Миләүшә Зарипова ир белән хатын арасындагы мәзәк хәлләр белән уртаклашкан
Блогерның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Инвалид коляскасындагы леди» сәхифәсен алып баручы блогер Миләүшә Зарипова ир белән хатын бер-берсен аңлап, ишетеп, тыңлап бетермәгән очракта ни килеп чыкканы белән бүлешкән.

Блогер хәзер хастаханәдә дәвалана. Ул иренә шампунь алып килергә кушкан. Ә ире исә бальзам алып килгән.

«Бальзам да юа инде», – дигән ире, проблема булмавына ишарәләп.

Шул уңайдан блогерның язылучылары да мәзәк хәлләр белән уртаклашкан, аларның күбесен бала тудыру йортында ятучы хатыннар сөйләгән:

– сеңлем бала тудыру йортында ятканда, иренә чүпрәк алып килергә кушкан, ә тегесе чүпрә күтәреп барган;

– әни сөйләгән иде: беренче баласын тапкач, әти-әнисе йортына кайткан. Иренә «өйдән пеленкаларны (бала чүпрәкләре) алып кил» дигән, ә әти фотоаппарат пленкаларын күтәреп килгән;

– мин бала тудыру йортында ятканда, иремә «тарак кирәк» дип яздым, ә ул табак алып килгән иде;

– бала тудыру йортында ятканда, бер кыз сөйләп көлдергән иде. Иреннән кипятильник һәм берәр савыт сорап язган. Ире 10 литрлы чиләк һәм зур кипятильник алып килгән. «Сыер түгел бит инде мин 10 литрлап чәй эчәргә», – дигән хатын. Ә ире аптырап калмаган: «Күршеләрегез белән рәхәтләнеп туйганчы эчегез», – дигән ул.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100