
Блогер Марат Клубника – Казан үзәгендә җиләк сатучы эшмәкәр Марат Мифтахов өйләнгән. Ул үзенең сәхифәсендә никах мәҗлесеннән кадрлар белән уртаклашты.
Бәйрәмдә кунаклар артык күп булмаганга охшап тора. Блогер кәләше белән үзен генә күрсәтә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әле узган ел гына Марат бер кызга өйләнгән иде инде. Ул никахы озын гомерле булмаган, күрәсең.
Тагын бер видеода, никахның икенче көнендә, кәләше Марат янына телефон тотып чыккан. «Матурым, социаль челтәрләрдә котлыйлар безне», – ди ул. «Рәхмәт, дусларым, җылы сүзләрегезгә», – ди Марат язылучыларына.
«Позитив та язалар, негатив та язалар. «Ник чыктың аңа?» – диләр, инде 20 ел язмаган кешеләр дә язалар», – дип аптырый хатыны.
«Барысына да сәлам. Үзләре булдыра алмыйлар, ә мин алдым да эшләдем», – ди Марат.