Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Люция Алиеваның хаски токымлы эте, карактан качып, өенә кайта алган

Инстаграм блогеры, өч бала әнисе Люция Алиева яраткан эте — хаски токымлы Айсбергның табылуы, ач-ялангач, чит этләр тарафыннан таланып, исән калуы турында язган. Әлеге могҗизалы очракны ул «кинода гына була аладыр» дип әйтә.

news_top_970_100
Блогер Люция Алиеваның хаски токымлы эте, карактан качып, өенә кайта алган
Видеодан скриншот: https://www.instagram.com/lucia.aleeva/

«Әле кичә генә дустыбыз, гаиләбез әгъзасы Айсбергны бүтән күрә алмам, дип уйлаудан йөрәгем әрни, кысыла иде. Күз яше үзеннән-үзе ага, тамагымда төер тора. Мин, балалар күрмәсен дип, урамга еларга чыга идем. Һәр кич саен шулай дәвам итте.

Кайдадыр күңелдә өмет чаткысы дөрләде, һәм мин аның ишегалдында һәрвакыт бер яктан өргән тавышын ишетә идем. Мин аны исеме белән чакырдым һәм бу таныш өрүне яңадан ишеттем! Аннан соң без аны эзләргә бара идек, ләкин таба алмадык…

Ул юк.

Бу вакыйга шулкадәр авыр булды ки, мин бу хакта озак сөйли алмадым, якыннарым гына белде. Кичә мин җанымны ачарга булдым һәм аның турында пост яздым. Нәкъ шул мизгелдә үк шундый эт Арышхазда авылы урамнарында йөгереп йөри дигән белдерү пәйда булды. Йөрәк: «Бу — УЛ!» дип әйтте.

Аннан соң Ильинский бистәсеннән яралы күзле эт йөрүе турында хәбәр килеп төште…

Ни өчен ишек алдында төн? Мин шул минутта ук барып, аны кочаклап, өйгә алып кайтырга әзер идем! Таңга кадәр чак түздем. Ул этнең минеке булуына ышаныч юк иде. Ләкин мин сиздем! Алга таба нәрсә булганын Сез видеода күзәттегез.

Айсбергны ике көн туендырып, дәвалаган кызга зур рәхмәт! Айсберг аны үзе эзләп тапкан: өе алдында печән кибәнендә йоклап яткан! Һәм ялгышмаган да!

Соңрак шунысы ачыкланды: Айсбергны урлап, Арышхаздага ниндидер бер ир-ат алып киткән! Ничек шулай эшләргә мөмкиндер ул, белмим.

Ләкин минем малаем бирешмәде! Нәрсә булганын аңлап, әул ир-аттан котылу җаен тапкан. Акыллым!

Этем йортыбыздан 20 чакрым ераклыкта берүзе генә була. Бернинди эзләр, өйгә алып кайта торган исләр дә булмый, ул өйгә юлны бөтенләй белми.

Айсберг курыккан да, ялгызлыкта һәм салкынлыкта ач булган, сукбай этләрнең һөҗүм итүләре дә бик мөмкин. Ләкин ул үз йортын эзләп кенә калмый, ә төп-төгәл өйгә таба кайту юлы буйлап бара. Мин аны табып алып киткәнче, ярты юлны узган булган инде ул! Сез моңа ышана аласызмы?

Кино дими, ни дисең инде, шулай бит?

Ә мин һәрвакыт тормышның иң яхшы сценарий язуын әйтеп торам әйтәм. Кайсы яктан өенә кайткан дип уйлыйсыз? Нәкъ менә аның өрүе ишетелгәне ягыннан.

Һәм хәзер мин аны тагын да ныграк яратам! Этем — чын каһарман, горурланырга мөмкин булган гаилә әгъзасы! Айсберг!», — дип язган Люция Алиева.

«Айсбергның табылуы бик яхшы! Чыннан да, бу — могҗиза», «Аның табылуы бик яхшы. Бүтән югалмасын», «Ихластан сөенәм!» — дигән халык комментарийларда.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

ЧУДО! . И никак иначе.. Ещё вчера моё сердце болело и сжималось от мысли, что я больше никогда не увижу своего друга, члена семьи, нашего Айсберга.. Слёзы лились сами по себе, а в горле стоял ком. Я выходила поплакать на улицу, чтобы этого не видели дети.. И так каждый вечер.. А где-то глубоко в сердце горел маааленький огонёчек надежды!✨ И я слышала во дворе его лай, всегда с одной и той же стороны. Я звала его по имени и вновь слышала этот лай! Потом мы шли его искать и не находили... Его нет. Это было настолько больно, что я долго не могла об этом говорить, знали только самые близкие. И вот звёзды распорядились так, что вчера я обнажила душу и написала о нём пост. И именно в это же мгновение появляется объявление о том, что похожая собака беспризорно бегает по улицам деревни Арышхазда. Сердце подсказывает: ЭТО ОН! Затем получаю фото уже из п. Ильинский, пёс с раненым глазом... Ну почему на дворе ночь??? Я в ту же минуту готова была поехать, обнять и забрать его домой! Еле дождалась утра. Уверенности в том, что это мой, не было. Но я чувствовала! Что было дальше, Вы сами наблюдали на видео!❤️ Огромная благодарность девушке, которая придержала Айсберга, 2 дня кормила и лечила его! Он сам ее нашёл: спал и спал на стоге сена перед ее домом!☺️ И не ошибся! Позже выяснилось, что Айсберга похитил и увёз к себе в Арышхазду какой-то мужик! Как так можно поступить, я не знаю.. Но мой мальчик не сдался! Быстро сообразил, что к чему и сбежал от мужика!!! Умненький мой! И вот он оказался один в 20 км. от дома. Без следов, без запаха, по которому можно вернуться, не зная дороги домой.. Страшно даже представить, что пришлось пережить моему мальчику: и страх, и одиночество,и голод, и холод, и нападения бродячих собак.. Но он не просто искал свой дом, а все эти дни ОН ТОЧНО ШЁЛ В НАПРАВЛЕНИИ ДОМА! И он уже прошёл половину пути до того, как я его нашла и забрала! Вы можете в это поверить??? Кино, правда? А я всегда говорю, что жизнь пишет лучшие сценарии. И как Вы думаете, с какой стороны он возвращался домой? Именно с той, откуда мне слышался его лай. . И теперь я его люблю ещё больше! Пёс герой! Член семьи, которым можно гордиться! Мой Айсберг! #айсбергайдарович

Публикация от ЛюцияРазвлекаюсь с тремя (@lucia.aleeva)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100