Блогер Ләйлә Лерон нәрсәгә борчылган?
Танылган блогер Ләйлә Лерон танылган татар язучылары һәм зыялыларының сыйфатлы фотосурәтләре булмауга борчылуын белдергән.

Ул бу хакта үзенең инстаграм сәхифәсенә язган.
Ләйлә «Безнең Мирас» журналында дизайнер вазифаларын башкара.
«Без бүген журналны басмага тапшырдык. Соңга кадәр журнал тышлыгына фото эзләдек. Тышлыктагы геройның кем буласын белә идек. Ни кызганыч, интернет киңлекләрендә героебызның бер генә яхшы сыйфатлы фотосурәтен дә таба алмадык.
Үзегез төшерегез, дип әйтерсез. Кызганыч, ләкин герой безнең арабызда юк инде.
Бөек татар драматургы, даһи Туфан Миңнуллинның (1935-2012) бер генә сыйфатлы фотосы да юк.
Татарларның картотекасы юк. Сатып алыр идек. Беркем дә фотосурәтләрне җыю, архивлар белән шөгыльләнми, куллану өчен интернет челтәренә чыгармый.
Мин инде берничә ай дәвамында татар язучыларын, фән һәм җәмәгать эшлеклеләрен җыеп, сыйфатлы фотоссесия уздырырга, ул кадрларны интернетка куярга хыялланам. Даһиларыбызның журнал тышлыкларында басылу мөмкинлеге булсын өчен», — дигән ул.