Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер кызның мәетен чемоданга салып калдырган Башкортстан егетен хөкем иттеләр

Егет кызны буып үтерә һәм мәетне чемоданга тутырып куя.

news_top_970_100
Блогер кызның мәетен чемоданга салып калдырган Башкортстан егетен хөкем иттеләр
https://pixabay.com/

Башкортстанда туган Максим Гареевны тугыз елга каты режимлы колониягә хөкем иттеләр. 33 яшьлек ир-ат Мәскәүдә 24 яшьлек блогер һәм модель Екатерина Семочкинаны үтерүдә гаепле дип табылды. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Максим белән Катя ике ел чамасы элек интим хезмәтләр сайтында таныша. Кыз үлгәннән соң гына аның туганнары мәрхүмәнең чынбарлыкта ни белән шөгыльләнгәнен белә. Кыз матур тормыш, чит илләргә сәяхәт, кыйммәтле кием алу өчен акча үзенчәлекле юл белән эшли.

Максим Катя янына 2019 елның июлендә килә. Ир-ат сүзләренчә, интимнан соң, кыз аны кимсетә, кофе эчертүдән дә баш тарта. Менә шуннан соң егетнең ачуы чыга. Ул бик озаклап кызны буа. Аннары мәетне чемоданга салып куя. Бу чемоданны Катя Амстердамга китәр өчен әзерләп куйган. Ул туган көненә китәргә җыенган була.

Җинаять кылып, ике көн узгач, Максим бу фатирга кире әйләнеп кайта. Ул мәет салынган чемоданны алып китмәкче була. Чемоданны Мәскәүнең башка районына илтеп ташлап, полициядән качу юлын әзерли. Тик аннары бу уеннан кире кайта, чемоданны алып чыкмый.

Соңрак тикшерү эксперименты вакытында Максим Гареев яшь кызны ничек үтергәнен җентекләп сөйләп бирә. Аны тугыз елга ирегеннән мәхрүм иттеләр, шулай ук мәрхүмәнең туганнарына мораль зыян китергән өчен 2,5 миллион сум түләргә тиеш була. диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100