news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Блогер кыз туган көнендә сөйгән егете белән бергә һәлак булган

news_top

Бразилиядә популяр блогер Луана Араужо туган көнендә һәлак булган. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Фаҗига 26 сентябрь төнендә була. Помидор төягән йөк машинасы юлның каршы ягына чыга һәм җиңел машинага бәрелә. Бу машинада Луана, аның 36 яшьлек сөйгәне Корбиниан Денглер һәм 24 яшьлек риэлтор Хербсон Нунес Неграо һәлак була.

Иң аянычы – фаҗига Луананың 29 яшьлек туган көнендә була. Луана Араужо социаль челтәрләрдә мода, сәяхәтләр һәм сәламәт яшәү рәвеше турында матур постлары белән танылган. Аның 93 меңнән артык язылучысы бар.

Кияү егет – немец эшмәкәре Корбиниан Денглер, спорт заллары челтәре хуҗасы. Риэлтор Хербсон Нунес Неграо шәһәргә эш мәсьәләләре белән килгән.

Бу фаҗига Бразилия интернет җәмәгатьчелеген тетрәндерә. Луананың соңгы постлары астында йөзләрчә кеше кайгы уртаклаша.

Полиция тикшерү башлаган. Якынча версия буенча, йөк машинасын йөртүче йә арыган, йә машинаның техник төзексезлеге аркасында идарәне югалткан булуы мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар