Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер кыз торт өстендә шартлаган шар аркасында сукыр кала язган

news_top_970_100
Блогер кыз торт өстендә шартлаган шар аркасында сукыр кала язган

Вьетнамда блогер Зянг Фам, туган көнен үткәргәндә водородлы шарлар куллану сәбәпле, сукырая язган.

Кызның йөзе нык пешкән.

32 яшьлек Зянг бәйрәмне дуслары белән ресторанда билгеләп үткән. Фотосессия вакытында шарик торттагы шәмнәргә тигән һәм шартлаган.

Кыз, паникага бирелеп, йөзенә ябышкан да юынырга йөгергән, дип яза «Московский комсомолец».

Табиблар кызның битендә икенче дәрәҗәдәге пешү диагнозы куйганнар. Блогер тиресенең чыдый алмас дәрәҗәдә януын тойганын сөйләгән.

Табиблар, дәвалану ярты еллап барачак, дип фаразлый. Хәзер блогер реабилитация уза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100