Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Илүсә Фәлахова кияүгә чыга

news_top_970_100
Блогер Илүсә Фәлахова кияүгә чыга
Фото Илүсә Фәлахованың шәхси аккаунтыннан

Мамадыш районы Олыяз авылы кызы, шактый үзенчәлекле блогер Илүсәгә егете Раушан кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган.

Илүсәне күзәтеп барган кеше белә инде, ул кияүгә чыгарга бик күптән теләгән иде булса кирәк. Элегрәк бу темага карата кызыклы видеолар белән дә еш уртаклашты. Хәтта, «Беренче канал»да бара торган «Давай поженимся» тапшыруына барып кайткан иде.

Авылда әти-әнисе янында яшәгәндә блогер-кыз үз аккаунтында авыл тормышын бөтен нечкәлекләре белән күрсәтеп ­­күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Хәзер инде шәһәргә күченеп килгәч, шактый авыр гәүдәле булу сәбәпле, ул ябыгырга ныклап кереште. Соңгы арада язылучылары аның ихтыяр көченә сокланып, нәтиҗәдә ничә килограммга ябыгыр икән, дип кызыксынып күзәтәләр, миңа калса.

Менә хәзер инде Илүсәнең тормышында тагын бер кискен куанычлы борылыш. Җиде ай элек кенә танышкан егете белән кушылырга ниятләгәннәр. Раушан «колесо обозрения»дә табын корып, бик романтик рухта Илүсәнең кулын сораган.

«Мин «Әйе» дип җавап бирдем.

Әле һаман да аңышып бетерә алмыйм.

Белсәгез иде, мин бу көнне ничек көттем. Ниһаять, бу көн килеп җитте, хәзер мин кәләш һәм минем кияү егетем бар. Бу искиткеч, мин бик бәхетле!» – дип шатлыгы белән уртаклашкан Илүсә социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Яшьләргә бихисап күп котлау сүзләре килеп ирешкән.

«Барысы да ничек матур булган!», «Ур-р-ра! Бәхетле булыгыз», «Илүсә, мин сезнең өчен бик шат», «Раушан синең кеше икәнен күптән сизгән идем», «Шәп яңалык!», «Туй кайчан?» – дип язганнар блогерның виртуль дуслары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100