Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Илүзә: "Килсеннәр, мин бит тешләмим!"

Татнеттагы популяр блогерларның күпчелеге - егетләр. Татар-малай, Кызык-мызык, Булат Браволарның язылучылары йөз меңнәр белән исәпләнә. Татар блогерлары дигәндә дә, беренче шушы өчлекне искә алалар. Ә менә шушы егетләрдән һич тә калышмыйча, кызыклы блог алып барган гүзәл затларыбыз да бар. "Интертат" шундый кызларның берсе - Илүзә Минһаҗева белән таныштыра.

news_top_970_100
Блогер Илүзә: "Килсеннәр, мин бит тешләмим!"

Кама-Тамагы кызы Илүзә Минһаҗева “Instagram” челтәре аша танылу алырмын дип уйламый. Үзе өчен генә урнаштыра ул видеоларны. Кызны популяр иткән видео май аенда гына төшерелә. Имтиханнар биреп, Казанга чыгып киткән чыгарылыш сыйныф укучыларының күзаллауларын телефонына яздыра ул. Менә шуннан барысы да башлана инде... Үзе өчен генә төшергән видеоны меңләгән кеше карый. Бүген Илүзәнең шәхси битендә авыл тормышы, әти-әни һәм бала арасында булган күңелле хәлләрне күрергә мөмкин. “Интертат” блогер кыз белән якыннан танышты.

Илүзә тумышы белән Кама-Тамагы районы Шәпкә авылыннан. Казан кооператив институтында таможня эше белгечлегенә укый. Быел икенче курсны тәмамлаган. Әнисе – Гөлназ, авыл мәдәният йортында мөдир булып эшли. Әтисе – Мөдәрис, шәхси эшмәкәр. Үзенең КАМАЗ машинасы, комбайны бар.

- Илүзә, иң беренче төшергән видеоңны хәтерлисеңме? Ул нәрсә турында иде?
- Әлбәттә, хәтерлим. Блогер булып китү бер дә уйламаганда килеп чыкты. Авылда күңелсез иде, кызык өчен генә 2017 елның 14 маенда бер видео төшердем. Чыгарылыш сыйныф укучыларының имтихан биреп йөргән чагы, авылга кайткач, башыма бер фикер килде. Төп идеям: авыл мәктәбендә укучы 11нче сыйныф кызларының шәһәр тормышы турында күзаллаулары һәм Казанга киткәч реаль тормыш белән танышулары. Видеоны төшердем, кызык өчен генә Instagram челтәренә керттем. Блогер Илназ Габидуллин (“Кызык-мызык” төркеме авторы) үз аккаунтына минем сылтаманы урнаштырган. Кешеләр, видеоны ошатып, миңа теркәлделәр һәм тагын шундый язмалар урнаштыруымны сорап, хат яздылар. Бик күпләр “лайк” куйды, уңай фикерләрен язды. Илназга бик зур рәхмәтемне җиткерәм. Мин әле тәҗрибә туплап кына киләм, үземне вайнер дип санамыйм. Видеолар төшерү минем өчен хобби.

- Идеяләрне озак уйлыйсыңмы?
- Юк, озак уйлап утырганым юк. Барлык видеоларда да тормыштан алынган хәлләрне күрергә мөмкин. Авылда үзем белән булган кызык хәлләрне искә төшерәм дә, шуны әни белән видео итеп яздырабыз. Авылда үскәч, андагы тормыш-көнкүреш, хезмәт, әти-әниләр белән мөнәсәбәтләрне күрсәтәсе килә. Олы яшьтәге апалар да: "Эх, без дә яшь чакта авылда шулай яши идек. Күңелле хәтирәләр искә төште, балачакка алып кайттың", - дип рәхмәт әйтәләр.

- Вайн герое булып әниең дә төшә? Ул әлеге шөгылеңә ничек карый?
- Әйе, видеоларга әнием дә төшә. Аны да блогер булырга өйрәтеп бетердем. Баштарак ояла һәм читенсенә иде, хәзер рәхәтләнеп көлешә-көлешә бергә төшерәбез. Минем идеяләремне көтеп кенә тора, әнигә ошап китте. Авылга кайтуга ук: "Әни, видео төшерергә кирәк. Әзерләнеп тор", - дип әйтеп куям. Уңай карый, каршы килгәне юк.

Ыы битэ #жиза Тиздән тагын була #Илүзәинде

Публикация от Илюза (@ilyuza_13_)



- Илүзә, урамда таныйлармы соң?
- Таныйлар, мин моңа бик сөенәм. Соңгы вакытта яныма килеп фотога төшәләр, исәнләшеп тә китәләр. Танып читтән генә күзәтеп торучылар да бар. Кайберәүләр яныма килергә ояла, читтән генә мине фотога төшерәләр. Аннан соң, "мин сине күрдем” – дип язып җибәрәләр. Килсеннәр иде, мин бит тешләмим.

- Синең фикеренчә, ни өчен татар блогерлары арасында кызлар аз?
- Минем бик күп таныш кызлар вайннар төшерергә тели, тик оялулары аркасында туктап калалар. Минемчә, менә шул сәбәпле, блогер кызлар аз. Ләкин оялырга кирәкми, чөнки без кешеләргә күтәренке кәеф таратабыз. Күпмедер дәрәҗәдә авыл тормышын яктыртам, елмаю аша аның матур якларын күрсәтәм.

- Instagram челтәренә ничә видео керттең?
- 70тән артты инде, бу әле башы гына. Моның белән генә тукталып калырга уйламыйм, эшлисе килгән идеяләрем бик күп.

- Шәхси битеңә теркәлүчеләр саны күпме? Дус-ишләрең арасында фикерләр төрле булгандыр. Кайсылары – хуплый, кайсылары – юк...
- 13 500 кеше мине яратып карый. Әйе, төрлесе бар. Тискәре фикер язучыларга күптәннән игътибар итмим инде, чөнки бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый бит. Instagram нан тыш, Вконтакте социаль челтәрендә “Кешенекенә тимә, үзеңнекен бирмә” дигән төркем алып барам. Анда 35 265 кеше теркәлгән.

- Аудиторияң ничә яшьлек?
- 13 яшьтән алып 55 яшькә кадәр. Авыл тормышы булгач, барысы да яратып карый.

- Ни өчен видеоларны татар телендә генә яздырасың?
- Татар теле бетү ягына таба бара, бу мине бик борчый. Хәзер авыл яшьләре дә, кыланып, рус телендә аралаша. Минемчә, татар блогерлары белән җиң сызганып бу проблеманы күтәрергә кирәк.



- Татар блогеры булып акча эшләп буламы?
- Аз гына була инде, күп түгел.

- Үзең турында 5 кызыклы факт санап кит әле.
-1) Чәйне һәм кәһвәне шикәрсез эчәм. 2) Лимонны рәхәтләнеп, керфегемне дә селкетми ашый алам. 3) Күпме генә кытыкласалар да, бер дә кытыгым килми. 4) Авыр чакларым булса да, гел елмая торган кыз. 5) Тиз үпкәләүчән.

- Ничек уйлыйсың, һәркем блогер була аламы? Әллә блогер булу өчен аерым бер сыйфатларга ия булырга кирәкме?
- Минемчә, барыбыз да блогер була алабыз. Иң мөһиме - оялмаска, ачык йөзле булырга кирәк. 

- Илүзә, син яшь булуга да карамастан, cоциаль челтәрдә иҗат итеп популярлык казанасың. Йолдызлык чире куркытмыймы?
- Курыкмыйм, мине читләтеп үтә ул. Бик гади кеше мин, социаль челтәрдә дә барысы белән дә аралашам. Берәүне дә кимсетмим, чөнки барыбыз да бертигез.

- Блоглар төшергәндә нинди дә булса кызык, көтелмәгән вакыйгалар булганы бармы?
- Әлбәттә, алар күп була. Менә соңгы видеоны төшергәндә әни янында 5 яшьлек племянница басып торды. Без тырыша-тырыша видео яздырабыз, ул көтмәгәндә тавыклар тавышын кабатлап, “кытаклый” башлады. Рәхәтләнеп көлдек, инстаграмга да шул өзеген керттем.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100