Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Илүсә Фәләховага: «Үзең намаз укыйсың, үзең никахсыз егет белән яшисең»

Инстачылар блогерларны никах укытырга өндәгән.

news_top_970_100
Блогер Илүсә Фәләховага: «Үзең намаз укыйсың, үзең никахсыз егет белән яшисең»
https://www.instagram.com/19ilyca94/

Блогер Илүсә Фәләхова егете Рушан белән Кол Шәриф мәчете янында төшкән фото куйган һәм янына «бүген беренче тапкыр мәчет эчендә булдым. Анда булып кына калмадым, намаз да укыдым», — дип язган ул.

Блогерның виртуаль дуслары фотога карап, язганны тиз генә күз йөртеп чыккач. Никах укытып чыкканнар дип уйлаганнар.

Инстачылар яшьләр мәчет янында булганда тизрәк киңәш бирергә ашыккан: «Никах укытыгыз инде», «Никах укытып чыгарга. Болай зур гөнаһ бит. Зина кылу була», «Никах укытсагыз яхшы булыр иде», «Үзегез өчен никах укытыгыз. Сез икегез һәм мулла. Бер дигән була».

Икенче төркем инстачылар «акыл өйрәткән»:

«Намаз укыдык дисең, ә никах укыттыгызмы соң?»

«Үзең намаз укыйсың, үзең никахсыз егет белән торасың»;

«Гафу итегез, намаз укыдым дип почмак саен кычкырмыйлар. Бу минем фикер түгел, әбиләр шулай әйтә иде»;

«ООО, гөнаһыгыз»;

«Мин лаклы тырнак, макияж белән намаз кабул булмый дип ишеткән идем. Әйтегезче шулаймы ул».

Блогер «бомба кыз» Илүсә Фәләхованың намаз укый башлавы турында язган идек.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100