Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Илүсә Фәләхова: Яраткан әбиебезнең урыны оҗмах түрендә булсын

Блогер эшчәнлегемне башлап җибәргәч, ул миңа көч өстәп, Instagramның нәрсә икәнен аңламаса да, сораштыргалап йөрде, дип яза блогер.

news_top_970_100
Блогер Илүсә Фәләхова: Яраткан әбиебезнең урыны оҗмах түрендә булсын
Гаилә архивы

Тыл ветераны Җүәйрә Фәләхова вафат. Бу хакта аның оныгы — болгер Илүсә Фәләхова хәбәр итте.

«Яраткан әбиебез бүген көндезге икедә вафат булды. Өебез бушап калган төсле. Урыны оҗмах түрендә булсын.

Әби һәрчак якты йөз белән каршы алып, изге юллар теләп озата иде. Мин блогер эшчәнлегемне башлап җибәргәч, ул миңа көч өстәп, „Instagram“ ның нәрсә икәнен аңламаса да, сораштыргалап йөрде. Сәхифәмә язылучылар да әбиебезне якын итте. Әби аларны гел телефон аша сәламли иде», — диде Илүсә Фәләхова.

Соңгы ике-өч көндә Җүәйрә әбинең хәле начарая. Кичә ул, гомумән, урын өстеннән тора алмаган.

Җүәйрә Фәләхова 1926 елда Арча районы Казанбаш авылында туган. Соңгы елларында ул Мамадыш районы Олыяз авылында улының гаиләсе белән бергә яшәде. «Татар-информ» хәбәрчесенә Җүәйрә әби үзенең язмышы турында сөйләгән иде. Укучылар әлеге язманы яратып укыды. Урыныгыз оҗмах түрендә булсын, Җүәйрә әби!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100