news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Блогер Гүзәл Хөснетдинованың якыны вафат

news_top
Блогер Гүзәл Хөснетдинованың якыны вафат
социаль челтәрләр

Блогер Гүзәл Хөснетдинованың якыны вафат. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә яза. 

«Әле генә коточкыч яңалык хәбәр иттеләр. Минем өчен бик тә якын булган кеше бу дөньяны ташлап киткән. Әлегә миннән сторислар көтмәгез», – дип язган блогер. Мәрхүмнең Гүзәл Хөснетдинова өчен кем булуы әйтелмәгән. 

Әле кичә генә төрле җәнҗаллы проектлар оештырып, «ут-хатын» буларак танылган мөселман блогеры «Гүзәл Хөснетдинова белән бер кич» тамашасы уздырган иде. Гүзәл «Корстон»да 1500 кешене җыеп, артистлар, блогерлар катнашында грандиоз бәйрәм ясады. Тамашага Илмира Нәгыймова, Марат Яруллин, Зәйнетдин кебек татар-башкорт һәм рус эстрадасы вәкилләре килгән. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар