Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер «Ут-хатын» Гүзәл Хөснетдинованың туган көненә Салават Фәтхетдинов та килгән

news_top_970_100
Блогер «Ут-хатын» Гүзәл Хөснетдинованың туган көненә Салават Фәтхетдинов та килгән
социаль челтәрләр

«Ут-хатын» буларак билгеле мөселман блогеры Гүзәл Хөснетдинова, бик зурлап, үзенең туган көнен бәйрәм иткән.

Затлы ресторанда узган бәйрәмдә социаль челтәр йолдызлары – бик күп танылган блогерларны күрү мөмкин булган.

Алай гына да түгел, Гүзәл Хөснетдинованы гомер бәйрәме белән Ильмира Нәгыймова, Гөлназ Сираева, Марат Яруллин кебек популяр артистлар һәм… Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов та котлаган. Ул блогерлар бәйрәмендә үзенең легендар җырларын башкарган. Бәйрәмнән сторисларны Ильмира Нәгыймова күрсәтте.

Артык кыю Гүзәл Хөснетдинова – мөселман хатын-кызлары турындагы стереотипларны юкка чыгарырга тырышып яшәүче блогер. Ул интернетта берсеннән-берсе сәер проектлар оештырып танылып киткән иде.

Мәсәлән, ул «Ут белән уйнама» проектында катнашучыларга куркыныч бирем тәкъдим итеп, бөтен дөньяны шаулаткан иде. Ул проектта уйнаучыларга зират янына барып, үз-үзләренә кабер казырга, шул кабердә төнге сәгать 12дән 1гә кадәр ятарга һәм инстаграм аша туры эфирга чыгарга кушты. Бу биреме белән Гүзәл халык игътибарын гына түгел, прокуратураны да үзенә җәлеп итте.

Гүзәл шулай ук фудфлористика буенча мастер-класслар уздыра, чәчәкләр кибете тота, чит илләргә сәяхәтләр оештыра. Моннан тыш блогер ире Раушан белән 4 малай һәм 1 кыз тәрбияли. Шулай ук сеңлесе Лилиянең вакытсыз вафатыннан соң ятимә калган кызы Ранияне дә кайгыртып тора.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 30 апрель 2024
    Исемсез
    Ятим калган туганын кайгырту һәр мөселманның бурычы. Ләкин мөселманнарга теләсә нинди җырлар тыңлау тыела дип сөйлиләр ич дин әһелләре
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100