Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Гүзәл Хөснетдинова мошенниклар тозагына эләккән: «Акча да, техника да юк»

news_top_970_100
Блогер Гүзәл Хөснетдинова мошенниклар тозагына эләккән: «Акча да, техника да юк»
Фото: Гүзәл Хөснетдинова аккаунтыннан

Чистайда яшәүче блогер, «Ут хатын» сәхифәсен алып баручы, 5 бала анасы Гүзәл Хөснетдинова мошенниклар кармагына эләккән. Ул яңа фатирларына техникага заказ биргән, әмма 1 млн акчасыз һәм техникасыз да калган. Башта аны «иртәгә-иртәгә» дип алдап йөргәннәр. Хәзер инде блогер полициягә гариза язарга мәҗбүр булган.

«1 миллион сумга техника алган идек, үлчәмнәре безгә туры килә торган, әле арзанлы фирманыкы да түгел. Хәзер кабат берәмләп техника алып йөрибез. Зур сумма югалттык, ахыры ничек бетәр. Миңа да, Рушанга да (блогерның ире) – сабырлык.

Без акча биргән һәм техниканы китереп бирергә тиешле егет юкка чыкты. Ә ул, контракт төзеп, махсус хәрби операциягә киткән икән», – дип, күңелсез хәл белән бүлеште блогер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100