Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аш-су остасы Гөлнара Габдуллинаның махсус хәрби операциядәге ире гаиләсенә сюрприз ясаган

news_top_970_100
Аш-су остасы Гөлнара Габдуллинаның махсус хәрби операциядәге ире гаиләсенә сюрприз ясаган
Фото: Гөлнара Габдуллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Аш-су блогеры Гөлнара Габдуллинаның ире чираттагы ялга кайткан. Самат – хәрби фельдшер, ул махсус операция башлану белән үк хезмәткә киткән иде.

Гөлнара сәхифәсендә тормыш иптәшенең кызы белән очрашуы мизгеле белән бүлешкән. Видеоны 2 сәгатьтә 4 меңнән артык кеше карап өлгергән.

«Әлхәмдүлилләһ! Әтисе безгә сюрприз ясады. Аның кайтачагын белмәдек. Әмма аның кайтканын төшемдә күргән идем. «Балаларга уенчыклар җибәргән идем, чык әле, имза куярга кирәк», – дип шалтыратты ул. Чыксам, ул басып тора...» – дип язган блогер.

Видеоны караучыларның да күңеле тулган. Алар гаиләгә «һәр бала да әти-әнисе тәрбиясендә үссен иде», «кызларыгызны тигезлектә үстереп, оныкларыгызны күрергә язсын» кебек изге теләкләрен язып калдырган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100