Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Гөлнара Габдуллинаның ире махсус операциядән кайткан

news_top_970_100
Блогер Гөлнара Габдуллинаның ире махсус операциядән кайткан
Социаль челтәрләр

Социаль челтәрләрдә ашарга пешерү турында сәхифә алып баручы популяр блогер Гөлнара Габдуллинаның ире чираттагы ялга кайткан. Самат – хәрби фельдшер, ул махсус операция башлану белән үк хезмәткә киткән иде.

Гөлнара тормыш иптәшен балалары белән бергәләп каршы алган. Түземсезлек белән көтеп алынган очрашу, кызларының йөгереп барып әтиләренең муенына сарылу мизгелләре белән Гөлнара сәхифәсендә бүлешә. Күзләр тия күрмәсен, диптер: «Әлхәмдүлилләһ», – дип язып куйган ул тыйнак кына.

Гөлнара төшергән ихлас ролик шушы 1 көн эчендә генә дә бик күп караулар җыйган.

«Шулхәтле яратып күзәтәм әлеге гаиләне. Минем улыма охшаган Самат. Улым да хәрби иде… Бәхетле булыгыз»;

«Бик шатбыз сезнең өчен! Исән-сау гына була күрсен»;

«Самат сиңа нинди мәхәббәтле күзләре белән карый»;

«Ниһаять, сез бергә! Кызларыгыз тигез әти-әниле булып үссен», – дигән матур комментарийлар да калдырганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100