Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Аш-су блогеры Гөлнара Габдуллинаның энесе һәлак: «Балалары да калмады, ичмасам...»

news_top_970_100
Аш-су блогеры Гөлнара Габдуллинаның энесе һәлак: «Балалары да калмады, ичмасам...»
социаль челтәрләр

Аш-су блогеры Гөлнара Габдуллина махсус операциядә һәлак булган энесе турында әрнүле пост язган. Гөлнараның энесе яу кырына махсус операция башлану белән үк киткән иде. Үлгән хәбәре килсә дә, хәрбине һаман да алып кайтып, соңгы юлга озата алмыйлар.

«Энемне белгән кешеләр аның турында бары тик матур сүзләр генә сөйли. Һәрвакыт елмаеп торды, башкалар турында уйлады. Үзе алдында кемне дә булса сөйләгәннәрен яратмады. Проблемалары булса да, безгә сөйләми иде, яшерен булды. Бөтен эшкә дә «мин үзем» дип торды. Аның турында бер генә тискәре әйбер дә сөйли алмыйм.

Балалары да юк бит, ичмасам. Әниләргә олы юаныч булыр иде. Җитешмәдең бит, апаем…

Әти-әниләрегез ничек, дип сорыйсыз. Авыр, бик авыр. Аларның газаплануын карап тору – тагын да авыр. Үз балаңны югалтудан да авыррак хәсрәт юктыр ул. Көтүе икеләтә авыр. Әти белән әни үз-үзләренә урын таба алмый.

Энем һәлак булды. Ә без аны һаман да җирли алмыйбыз. Бер генә дә тәртип юк. Җибәргәндә бик тиз җибәрәләр, ә менә гәүдәсен кайтарта башлагач, барысы да кыенлаша» – дип яза блогер.

Кемнәрдер якыннарының җәсәдләрен еллар буе көтәләр икән, ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100