news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Блогер Гөлия Вәлиәхмәтовага әбисе: «Моннан да матуры юк идеме?»

news_top
Блогер Гөлия Вәлиәхмәтовага әбисе: «Моннан да матуры юк идеме?»
Фото: Гөлия Вәлиәхмәтованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Блогер Гөлия Вәлиәхмәтованың әнисе һәм әбисе кунакка килгән. Гөлия аларга яңа алган келәмен күрсәтә. Әбисе генә бәяләп бетерми.

Келәм алдым бит, килешеп бетмиме?

– Бигрәк матур, моннан да матуры юк идеме? (Әбисе ошатмавын сиздереп әйтә).

Чәчәкләре булмагач, ошамыймы?

– Монда бит аякка йомшак әйбер бар иде.

Бернәрсә юк иде. Матур бит, бу төсе диванга, монысы мендәрләргә, бусы идәнгә туры килеп тора.

– Ничә сум?

Кыйммәт түгел. Күпме дип беләсең?

– 1-2 мең сум...

16-17 мең сум.

– Әстәгъфируллаһ! Өстәл өсте кадәр әйбер инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар