news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Блогер Гөлия Вәлиәхмәтовадан «солянка» ашы рецепты

news_top
Блогер Гөлия Вәлиәхмәтовадан «солянка» ашы рецепты
Фото: © Рамил Гали, "Татар-информ"

Блогер, бизнесвумен Гөлия Вәлиәхмәтова социаль челтәрдәге сәхифәсендә «иң тәмле солянка» рецепты белән уртаклаша.

Аш өчен 2 тавык боты, бәрәңге, ярымысланган колбаса, суган, томат пастасы, зәйтүн җимеше (маслина) һәм аның суы, ысланган паприка, тозлы кыяр һәм тозлык, тоз кирәк булачак.

Тавык ите белән шулпа кайнатырга, аннары итне алып суытырга. Шулпага күп итеп бәрәңге, тозлы кыяр һәм тозлыгын салырга, шул арада табада саламлап туралган колбасаны үз маенда, аннары шул ук табада суганны томат пастасы белән кыздырып алырга. Барысын да кәстрүльгә өстәргә, тавык итен дә турап салырга.

Калган ингредиентларны да шулпага салып бетерергә.

«Солянканы бәрәңге белән пешермиләр, дип әйтүчеләр булыр, әмма без нәкъ менә шундый куе солянка яратабыз. Ярымысланган колбасаны күп итеп салу шулпаны тагын да тәмле итә, ә пешерелгән колбаса (варёная) аңа андый тәм бирми. Башта тозны аз салырга кирәк, соңыннан тәмләп карагач өстәргә була, чөнки шулпага тозлы ингредиентлар салына», – дип сөйләде блогер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар