news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Блогер Гөлия Вәлиәхмәтовадан «Графские развалины» тортының рецепты

news_top
Блогер Гөлия Вәлиәхмәтовадан «Графские развалины» тортының рецепты
Фото социаль челтәрдән

Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова социаль челтәрләрдә «Графские развалины» тортының рецептын тәкъдим иткән.

Әлеге тортның нигезе өчен безе пешерергә кирәк. Безе өчен 50 грамм йомырка агына 60 грамм шикәр комы, бер тамчы ванилин кирәк. Бу очракта йомырка агын блендер белән болгатканда шикәр комын азлап кына кушарга кирәк.

Әгәр бу масса савытның астын өскә әйләндергәч агып төшмәсә, безе нигезе әзер дигән сүз.

Табага пергамент кәгазе җәяргә, кондитер капчыгы яки гади пакетның почмагын кисеп табага безе түгәрәкләре салып чыгарга. Шулай ук безены аш кашыгы белән дә салырга мөмкин. 100 градуска кадәр кызган духовкада безены кипкәнче тотарга.

Крем өчен куертылган сөт һәм атланмай кирәк. Ул 1:1 исәбеннән алына. Безеларны кремга манарга һәм тәлинкәгә бер-берсе өстенә тезеп барырга.

«Тортны төрлечә бизәргә була, мин шоколад кына удым», – дип язган блогер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар