news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова ярдәмчесенә ничә сум хезмәт хакы түли?

news_top
Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова ярдәмчесенә ничә сум хезмәт хакы түли?
Фото: социаль челтәр

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының социаль челтәрдәге «Ә син?» тапшыруында бизнесвумен, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова кунак булды. Тапшыруны алып баручы Әбри Хәбриев күпләрне кызыксындырган сорауны бирде.

– Кайбер блогерларның операторлары, менеджерлары, монтаж ясаучылары бар, һәрберсе – аерым. Блогер бары тик темалар уйлап, роликларда катнаша гына. Син үзең төшерәсеңме? Монтажны кем эшли?

– Минем ярдәмчем бар. Ул минем белән һәрвакыт каядыр бара. Видео да төшерә, блогерлык белән бәйле эшләремне эшли. Вайннарны оператор төшерә, профессиональ кеше җиренә җиткереп эшли.

– Ярдәмчеңә күпме түлисең?

– 60 мең сум!

– Акча эшлисегез килә, «көрәп» акча алырга телисез икән, түләргә дә өйрәнергә кирәк, җәмәгать.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар