news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова реклама өчен ничә сум акча алуын әйтте

news_top
Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова реклама өчен ничә сум акча алуын әйтте
Фото: социаль челтәр

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының социаль челтәрдәге «Ә син?» тапшыруында бизнесвумен, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова кунак булды. Тапшыруны алып баручы Әбри Хәбриев күпләрне кызыксындырган сорауны бирде.

Ә.Х.: Реклама күпме тора? Бу сорауны бирәчәкмен, дип әйттем. Миңа кызык түгел, бу – тапшыруны караучыларга кызык. Аларга 260 мең язылучысы булган блогерның ничә сумга реклама ясавы кызык. Әгәр синең сториста кибетемне, товарымны рекламалыйсым килсә, мин сиңа 1 сторис өчен күпме тиеш булам?

Г.В.: 1 сториска чыгам, Әбри Хәбриевның шундый адрес буенча кибете бар, дип сөйлим, аккаунтыңны билгелим икән, 1 сторис – 20 мең. 2 сторис – 30 мең сум.

Ә.Х.: Хәзер синең сторисларыңны санап, күпме акча эшләгәнеңне исәпләп чыгаралар. Безнең халыкка шул кызык бит инде.

Г.В.: 3-4 сторис бар, сторислар сериясе, алары 37 мең сум. Сине генә рекламага төшердем икән, икенче бәя куела. «Минем реклама гына булсын», – дип сораучылар бар. Андыйларга тагын, өстәп, 7 мең түлисе була. Кемгәдер 5-6 сторис кирәк, ташламалар да бар. Кибеткә барып төшерергә кирәк икән, 49 мең сум сорыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар