Танылган композитор, аранжировщик Марат Мухинның хатыны, эшмәкәр, блогер Гөлия Вәлиәхмәтовага язылучылары җитди сорау биргән.
Гөлия Вәлиәхмәтова кече хаҗга барып кайткач намаз укый башлавы, маникюр ясатмавы, ясалма керфекләрне «алып ташлавы», хәләл кичәләр генә оештыруы турында сөйләгән иде.
«Яулык ябарга, мөслимәләр кебек киенергә уйламыйсызмы?» – дип сораучыга: «Юк, бу хакта беркайчан да уйлаганым булмады. Киләчәктә ничек буласын әйтә алмыйм», – дип җавап биргән блогер.