news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова ире Марат Мухинны куркуга салган

news_top
Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова ире Марат Мухинны куркуга салган
Фото: социаль челтәр

Танылган аранжировщик Марат Мухинның хатыны, блогер Гөлия Вәлиәхмәтованың иртән гаиләдәге хәлләргә ачуы чыккан. Шул хакта ул социаль челтәрдә сторисында язган.

«Үз иреңне мактарга ярамый ул. Менә күз тидерделәр! Иртән Амираны балалар бакчасына иртәрәк алып баруын сорадым. Дәресләргә кадәр ашарга, ял итеп алырга өлгерсен өчен инде. «Соңгы калмас өчен иртәрәк торырга кирәк!» – дип кычкырды ирем. Нәтиҗәдә, бала, киенгән килеш, аның кайнар чәен эчеп бетергәнен көтеп торды.

Мантыйк, зинһар өчен, минем беренче иремнең баш миен тиз генә калдырма инде», – дип язган блогер.

Марат Мухинны «беренче ирем» дигән сүз аптырашта да калдырган, куркуга да салган бугай, шулай да ул көлгән смайлик калдырган. Ул үз сторисында хатыныннан, «икенче ир турында планнарың бармы әллә инде» дип, бар халык күрерлек итеп сораган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар