news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Блогер Гөлия Вәлиәхмәтовадан «Мимоза» салаты рецепты

Салатка бүрттерелгән дөге дә салына.

news_top
Блогер Гөлия Вәлиәхмәтовадан «Мимоза» салаты рецепты
https://www.instagram.com/guliyavaliakhmetova/

«Мимоза» салаты бик күпләргә таныш, әмма аны һәркем үзенчә ясый. Сезгә блогер Гөлия Вәлиәхмәтова рецептын тәкъдим итәбез.

Блогер ингредиентларны салат ясала торган савыт күләменә карап алырга киңәш итә.

Ингредиентлар: бүрттерелгән дөге, майонез, маринадланган суган, пешкән кишер, атланмай, йомырка агы, йомырка сарысы.⠀

Беренче эш итеп кишер һәм йомырка пешерергә, дөге бүрттерергә, сайра консервасын чәнечке белән изәргә, суган маринадларга (суганны ваклап турарга, бераз тоз һәм шикәр комы сибеп кул белән уарга, аш серкәсе салырга һәм 10-15 минутка каплап куярга).

Тәлинкәгә дөге, майонез, сайра балыгы, майонез, угычтан уылган кишер, юка итеп атланмай кисәкләре, йомырка агы, майонез һәм йомырка сарысы салырга.

Тәмле булсын!


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар