Блогер Фәгыйлә биек үкчәле түфлиен авыл галушына алыштырган Галия тарихын күрсәтте
Дус кызлары аны «Галечка» дип кенә йөрткәннәр.
Популяр татар блогеры Фәгыйлә Шакирова инстаграмында кызык видео куйды. Видеода бер апа кәҗә сава. Кәҗәгә назлы итеп «Сонечка» дип кенә эндәшә, үзе сөйләнә: «Шәһәр җирендә моңарчы нишләп яшәп ятканмындыр мин, авылларга кайтмыйча! Барысы да бар монда, Аллага шөкер! Сөт, май, эремчек, ит, тавыклар дисеңме! Тавыкларым күкәй салалар. Үзем кибеттә эшлим».
Баксаң, бу апа шәһәрдән авылга кияүгә чыккан икән. Исеме Галия.
«Казан шәhәренең тулай торагында яшәгән Галия тарихын күрсәтәчәкмен. Дус кызлары аңа „Галечка“ дип кенә дәшкәннәр. Урамнардан үкчәле туфли киеп кенә атлаган, тырнакларына маникюр ясап, Камал театрына йөргән. Әмма язмыш үзенекен иткән, сөюгә алданып, Әлки районына кияүгә чыккан ул», — дип язган Фәгыйлә Шакирова.
Кәҗә савучы «Галечка» турында видеоны Фәгыйлә Шакированың YouTube каналында карап булачак.