Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер, депутатлыкка кандидат егет Мамай курганы янында ярымшәрә килеш биегән

20 яшьлек егет банкта эшли.

news_top_970_100
Блогер, депутатлыкка кандидат егет Мамай курганы янында ярымшәрә килеш биегән
https://pixabay.com

Волгоградта яшәүче 20 яшьлек блогер, депутатлыкка экс-кандидат Кирилл Ежов Тик-Ток өчен ролик төшергән. Ул Мамай курганында «Ватан-Ана» һәйкәле янында ярымшәр килеш бии. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Банкта эшләүче егет аяк киемен, курткасын салып ташлый, ул джинс чалбардан, ярымшәрә килеш бии. Яшь егет һава торышы шәрә йөрерлек булмауга да, туганнар каберлеге яны булуга да борчылып тормый. Видео кадрларында аның оекбашларын салуы, күкрәгендә хач булуы күренә, диелә хәбәрдә.

Блогер роликта үзе булуын әйтә, ләкин туганнар каберлегендә биемәвен сөйли, дип яза Волгоград.Онлайн.

Әлеге видео «Ватан-Ана» һәйкәле төбендә, Мамай курганындагы Бөтен изгеләр храмы, Сталинградны яклап һәлак булган 1500 солдат җирләнгән кече туганнар каберлеге каршында төшерелгән. Блогер бии торган тау бите дә зур туганнар каберлеге. Биредә «Туганнар каберлегендә йөрү тыела. Биредә 34 505 кеше җирләнгән» дигән язу да бар. Роликны 14 гыйнварда Тик-Ток челтәренә куйганнар, диелә хәбәрдә.

Кирилл Волгоград.Онлайн хәбәрчесе белән аралашкан, ул «арттагы фон» аныкы булмавын әйткән.

«Роликта — мин, тик арткы фон минеке түгел, мин анда берни төшермәдем. Минем Тик-Токта андый видео юк. Аны сезнең редакциягә кем җибәргәнен фаразлый алам. Минем бер язылучым бар, ул психик яктан үз аңында түгел. Мин аның турында гариза язам, ул биш ай минем арттан күзәтә һәм миңа тынычлык бирми», — дигән Кирилл.

Тик Волгоград.Онлайн видеода монтажлау эзләре юк дип саный. Камера хәрәкәт иткәндә ракурс та үзгәрә һәм «Ватан-Ана»га таба борыла, блогер карда яланаяк эзләрен калдыра. Сайт музей-тыюлыкка мөрәҗәгать итте, аларның видеокүзәтү камерасы язмалары аша ачыклык кертүе кирәк. Шулай ук Кирилл эшли торган банкка да мөрәҗәгать иттек, диелә бу хәбәрдә.

2019 елда Кирилл Ежов Новожизненский авыл җирлегендә депуталыкка кандидат булган, ләкин җиңә алмаган. Ул банкта эшли, җыр яздырган, клип төшергән, Тик-Токта сәхифәсе бар.  

24 февральдә Кирилл Ежовка карата җинаять эше ачылуы билгеле булды. Аны «Мәрхүмнәрнең мәетләрен һәм аларны җирләгән урынны мәсхәрә итү» маддәсе буенча гаеплиләр. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының Волгоград өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте җитәкчесе Светлана Смольяниновага сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Башта Ежов әлеге видео монтаж дип әйтсә дә, соңрак ул роликның үзенеке булуын таныган һәм гафу үтенгән, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100