Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Айгөл Тимер кирәкмәгән киемнәрне приютка тапшырырга киңәш итә

Ул Инстаграм сәхифәсенә мохтаҗлар өчен приютта төшерелгән видео куйган.

news_top_970_100
Блогер Айгөл Тимер кирәкмәгән киемнәрне приютка тапшырырга киңәш итә
https://www.instagram.com/aygul_temir_/

Казан блогеры Айгөл Тимер кирәкмәгән киемнәрне чүплеккә ташлаганчы мохтаҗларга тапшырырга киңәш итә. Ул үз сәхифәсендә киелми торган киемнәрне пакетларга бүлеп тутырганын күрсәтә. Ул аларны ташлама алу өчен кибеткә тапшыра яки мохтаҗлар өчен приютка илтә. Бу хакта ул тулырак үз сәхифәсендә язган.

«Приют Человека» дип аталган бу урын Борхан Шаһиди урамы, 26нчы йорт адресы буенча урнашкан («Модная семья» каршында). Ул кайнар ризык ашату, сэкенд-хенд, яшәү өчен будкалар, мунча, чәчтарашханә, бәдрәфтән торган территория (видеода барысын да күрә аласыз). Бу урын йортсызларның, авыр хәлгә юлыкканнарның сыену урыны — приюты. Җылытылган һәм яруслы караватлар куелган будкаларда 40-50ләп йортсыз яши. Әле ярдәм сорап килеп китүчеләр күпме! Урамда табылган кешеләрне монда алып килеп мунчада юындыралар, чәчләрен кисеп, чиста киемнәр кидертәләр. Ә аннары барыр җире, документлары булмаучылар биредә яшәргә кала, авырулар хастаханәләргә, кемнәрдер кире гаиләләренә кайта, кемнәргәдер эш урыны табарга ярдәм ителә, юридик-психологик консультация уздырыла, эчкечеләр кодлаштырыла, кыскасы, яңа тормышка юллама бирелә дисәң дә була!

Аларга ничек ярдәм итеп була? Монда акчалата да, ризыклар да, үзегезгә кирәкмәгән киемнәр, табак-савыт, йорт кирәк-яраклары, коляскалар, бер сүз белән әйткәндә, барлык әйберләр дә кабул ителә! Урамда калучылар шунда киенә, ашый. Мохтаҗлар айга бер тапкыр шушыннан үзләренә кирәкле товарларны алырга хаклы.

Сэкондтан һәр теләгән кеше үзенә ошаган әйберне сатып ала ала. Кереме приютка тотыла.

Һәрберебезнең дә кулыннан килә торган ярдәм, килешәсезме? Бу постны ник яздым?

Беренчедән, кирәксез әйберләрегезне чүплеккә ыргытыр алдыннан уйланыгыз, кемдер аңа мохтаҗ булырга мөмкин. Өйне дә чистартасыз, башкаларга да ярдәм итәсез.

Икенчедән, игътибарны сукбайларга юнәлтәсем килә. Алардан чирканырга, үзе гаепле дияргә яратабыз. Алар тормышында ни булганын без белмибез, бер Аллаһ кына белә. Аларга да ярдәм кирәк!

Өченчедән, сезне уйландырасым килә. Барын да күреп кайтканыма берничә көн үтте. Ә минем башта ике уй. Берсе — никадәр шәфкатьле, миһербанлы кешеләр бар җир йөзендә! Приют җитәкчесе, аның эшчеләре турында әйтәм. Икенчесе — никадәр бәхетле кешеләр без, чөнки җылы өебез, ашарга теләгән ризыгыбыз, яныбызда якыннарыбыз бар.

@priyut_kzn аккаунтында барысы да тулырак язылган. Ярдәм кулын сузыйк», — дигән блогер.

Блогерның виртуаль дуслары «Олы йөрәкле, юмарт Айгөл», «Рәхмәт, менә шундый урын эзли идем», дип язып калдырган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100