news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Блогер Айгөл Тимер беренче тапкыр манный пешергәнен искә төшергән

Блогер Айгөл Тимер беренче тапкыр манный пешергәнен искә төшергән

news_top
Блогер Айгөл Тимер беренче тапкыр манный пешергәнен искә төшергән
Ике бала әнисе, өченче сабыен көтүче блогер Айгөл Тимер кияүгә чыккан елларында нинди "оста пешекче" булуын искә төшергән.

"Ир кешегә юл аның ашказаны аша ята диләр.

Минем, кияүгә чыккан елларда, нинди оста пешекче булганым турында сөйлим әле.

Сөттә пешә торган боткалар белән хәсрәт иде миндә! Ни өчен дисәң, авылда иртә белән ботка ашап китү дигән гадәт юк иде бездә, шуңа бик сирәк һәм әни тарафыннан пешерелә иде алар.

Өйләнешеп тора башладык хәзер, хәләл җефетем "Күптән манный боткасы ашаган юк, әйдә, пешер әле!" ди.

Ярты литрлап сөткә ярты стаканлап манный тондырдым. "Секундучку, хәзер була, алтыным!" Чынлап та берничә секунд җитә калды, манныем катып та килде. "Булды, пеште" дим иремә, үзем тиз генә бик ашыгыч кыяфәт чыгарып, юыну бүлмәсенә кер эләргә кереп киттем, андый ботка ашамаска баш эшли бит минем.

Кухняга керсәәәәм.... Дамир шул манный пешкән кечкенә кәстрүлдән чәнечке белән манный боткасы ашап утыра.

Мин сүзсез калам, ирем шулчак:

- Беренче тапкыр манныйны вилка белән ашыйм! - ди. Мин көлүемә чыдый алмыйчан идәнгә бөгелеп төшәм. Пы. Сы. Еллар үтеп, барын да анализлап карагач, манный улкадәр каты була алмас иде, сөте әчегән булдымы икән әллә дигән фикергә киләм", - дип тасвирлаган беренче тәҗрибәсен Айгөл.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар