Блогер Аяз Шабутдиновны 7 елга гомуми режимлы колониягә хөкем иттеләр һәм 5 миллион сум күләмендә штраф билгеләделәр. Мәскәүнең Пресненский район суды Аяз Шабутдиновны оешкан төркем белән башкарылган аеруча зур күләмдәге мошенниклыкның 113 эпизодында гаепле дип таныган. Бу хакта башкала прокуратурасы хәбәр итте.
Оешкан төркемдә катнашучыларның гамәлләреннән 113 кеше зыян күргән. Алар тәкъдим ителгән курслар өчен 60 мең сумнан 12 миллион сумга кадәр акча түләгән. Гомуми зыянның күләме 57 миллион сумнан артык.
Элегрәк блогер телеграм-каналында гаебен тану турында пост язды.
«Безнең программаларның файдасына өметләре акланмаган һәрбер кешедән чын күңелдән гафу үтенәм <...> Мин беркайчан да явыз ният белән эш итмәдем. Минем кешеләргә эшмәкәрлек күнекмәләрен арттырырга ярдәм итү теләгем ихлас иде. Ләкин мин моның өчен кулланган алымнар яңадан карауга мохтаҗ», – дип язган ул.
«Татар-информ» белешмәсе буенча, Аяз Шабутдинов бизнеста зур уңышларга ирешергә булышырга вәгъдә итүче курслар сату белән шөгыльләнгән. Кулга алган вакытта блогерның социаль челтәрләрдә 1,9 миллионга якын язылучысы булган.
Оешкан төркемнең башка катнашучыларына карата җинаять эше аерым каралачак.