Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Альмира Хәсәнова: «Ирем хәрби операциягә ашкынып китте дә аяксыз калды»

Рубен Хәсәнов Украинада бара торган махсус операциядә яралана: аның сул аягын кискәннәр.

news_top_970_100
Блогер Альмира Хәсәнова: «Ирем хәрби операциягә ашкынып китте дә аяксыз калды»
Фотолар Альмира Хәсәнова рөхсәте белән урнаштырыла

Уфадан блогер Альмира Хәсәнованың ире Рубен, Украинада барган махсус операциядә минага эләгеп, аяксыз калган. Хәзер ул Мәскәүдә госпитальдә дәвалана. Реабилитациядән соң аңа протез куячаклар. Без Альмира ханым белән сөйләштек.

Альмира Хәсәнова блогын дүрт ел алып бара. Үзе пешергән ризыкларны куя, авыл тормышын күрсәтә. Кибетче булып эшли, ире, Украинага киткәнче, кул эшләре белән шөгыльләнгән булган. 

Яшь чакта хастаханәдә хирургия бүлегендә идән юучы булып эшләдем. Ирем Рубен, ат өстеннән егылып төшеп, неврологиядә ятты. Без шунда таныштык. Дүрт кенә ай очрашып йөрдек тә өйләнешергә булдык. 1997 елның 7-8 март көннәрендә туебызны гөрләттек. Бер елдан соң улыбыз Тимур туды. 2005 елда икенче улыбыз Вадимны алып кайттык. 25 ел булды бергә яшәвебезгә, Аллаһка шөкер. 

Рубен яшь чагында полиция (ул вакытта милиция) хезмәткәре булып эшли. «Шушы елларда намуслы булуы, җәмгыятьтәге үзгәрешләргә, төрле хәлләргә битараф булмавы тагы да артты. 13 яшендә әнисез калу да Рубенның холкын чыныктыра, ныгыта», – дип сөйләде хатыны. Рубен Чечняда да булган. «За мужество» ордены белән бүләкләгәннәр.

Украинада махсус операция башлангач та, ул шунда бару теләген белдергән. Телевизордан төрле яңалыкларны караганда да, андагы солдатлар белән бергә булуын күз алдына китерә иде, аның күзләре ялтырап тора иде, дип сөйли Альмира ханым. 

Бу ниятен белгәч, мин дә, балаларыбыз да нык каршы тордык. Тиргәштек, дисәм дә артык булмас. Балалар: «Әти, сиңа кирәк түгел ул», – дигәннәр иде. Тик ул үзе теләп, ашкынып чыгып китте. Урап кайтам әле, диде. 17 июньдә, Кадыровчыларга чыгып, районыбыздан берүзе китте. 5 көн укыттылар, аннан соң аны кабул иттеләр. 

Рубен 25 июльдә хатыны белән элемтәгә чыккан булган. Аннан соң аның турында хәбәр бары тик 15 августта гына килә. Бу вакытта ул инде госпитальдә була. «Улым әтисенең авыр хәлгә эләгүе турында алдан белгән, миңа гына әйтмәгән. Борчымыйм, дигәндер. Күңелем барыбер нидер сизгән кебек иде», – ди Альмира ханым. 

«Күземне ачу белән сул үкчәмнең булмавын күрдем», – дип исенә төшерде ирем. Кичке тугызлар булган бу. 8 август киче. Бу вакытта ирем Солидар шәһәрендә була. Ул ике солдатны коткарган. Аларның икесен дә күтәреп, махсус пунктка илткән. Шуннан соң үзе дә минага эләккән. Хәзер менә аягын кистеләр… Протез куярга кирәк булачак. Әлегә Мәскәүдә ул, үзем аның янына барып кайттым. Палата янына якынлашканда бик борчылдым. Ничек керергә икән, ни дип әйтергә икән, дип уйландым. Әйтерсең лә мин – сөйгән егете янына беренче тапкыр очрашуга баручы оялчан һәм тыйнак кыз бала.

Ул мине көтә иде инде. Бирешергә ярамый, без бергә, дидем. Ул коляскада йөри, ярасын тегеп бетергәннәр. Улларыбызның көтүен әйттем. Без очраган барлык авырлыкларны, кыенлыкларны бергә үттек. Монысын да бергә кичәрбез, Аллаһ боерса. Барыбыз да Рубенга терәк булырбыз. Ул үзе дә күтәренке кәефтә булырга тырыша.

Альмира Хәсәнова үз блогында мөмкинлекләре булганнардан ярдәм сораган. «Протез бәяләре дә арзан түгел. Дәүләт тә ярдәм күрсәтмичә калмас, дип уйлыйм, тик әлегә Рубенның документлары кайтып җитмәде. Алар кулда булгач, тиешле органнарга чыгармын. Бары бер генә теләк: тормышларыбыз имин, дөньяларыбыз тыныч булсын», – ди ул.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 сентябрь 2022
    Исемсез
    Бу эдэм чит суверен дэулэттэ нэрсэ эшлэп йоргэн сон?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100