Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Блогер Алия Хәлиуллова-«Кенсуха»: «Савыт-сабаң юылмаган икән, димәк, шулай булсын»

news_top_970_100
Блогер Алия Хәлиуллова-«Кенсуха»: «Савыт-сабаң юылмаган икән, димәк, шулай булсын»
видеодан скриншот

«Татарстан-24» каналының «Мәдәни агарту» тапшыруының алып баручы Гөлүсә Сөнгатуллина блогер Алия Хәлиуллова («Кенсуха») белән блогерлык серләре турында сөйләште.

«Кенсуха» дип танылган блогер Алия Хәлиуллова әлеге исемең нәрсә аңлатуын һәм каян килеп чыкканын сөйләде:

Бу сорауны миңа көненә берничә тапкыр бирәләр. Булачак ирем белән очрашып йөри башлагач, ул миңа «кәпес канатым» дип әйтә торган иде. Мин – татар, ул – мишәр. Аларның шундый ягымлы эндәшү сүзләре бу. Аларда балаларга шулай дип эндәшәләр икән. Әбисе исә, сөйгән ярларга болай эндәшмиләр, дип аңлатты. Шуннан «мин аны «кәпес» дип кенә йөртәм» диде. Аннары исемемне язганда «Кипсиха» дип русча яздым да, халык аны башкача кабул итте. Кем ничек кенә укымый: «кипсиха», «кенсуха», «кенчуха». Кемдер минем исемемне Ксюша дип, шуннан чыккан дип тә уйлыйлар, – ди ул.

Алия Гөлүсә Сөнгатуллинага бүген ничек итеп блогер булырга икәнен сөйләде:

Мин телефонга төшерү буенча укытам, укучыларым бар. Эчкә кереп китсәң, аның нюанслары күп. Хәзер кешеләр пафос яратмыйлар, гадилек кирәк. Кеше ничек бар, шулай күрсәткәнне ярата. Савыт-сабаң юылмаган икән, димәк, шулай булсын. Идеализация кирәк түгел. Мин үзем дә шундый фикердә. Үземнең блогымны да шулай алып барам. Мәсәлән, кәефем начар булуы турында да язылучыларыма әйтеп куям. Кайбер блогерларны карыйлар да, уйлыйлардыр инде: ире белән дә мөнәсәбәтләре яхшы, талашмыйлар, сүз әйтешмиләр, аларда бөтен әйбер идеаль, дип. Мәсәлән, бу кыз үзе бик матур, тормышы кызыклы һ.б. Аның бернинди проблемасы юктыр, дип уйлаучылар да бар. Шуны әйтәсем килә: идеаль кешеләр дә, идеаль тормыш та юк. Ниндидер сәхифәдә блогер артык идеаль булып күренә икән, моны ялган дип әйтеп булмый, ә менә әйтеп бетермәү бар. Кайберәүләрнең үз битләренә негативны чыгарасылары килми, начар хәбәрләрне әйтергә яратмыйлар, гел позитив яктан гына алып барырга телиләр.

Социаль челтәрләрдә төрле заманалар булды. Кайсыдыр бер вакытта бай, пафослы кеше модада булгандыр, берара спорт модага керә, бөтен кеше спорт белән шөгыльләнә башлый һ.б. Хәзер, мәсәлән, Татарстан халкы матур рәсем урынына, авыл тормышын күрсәтүче блогерларны сайлый, – ди ул.

Блогер – ул һөнәрме? Төп эшне алыштыра аламы? – дип сорый алып баручы.

Мин заводта эшләүче, тәрбиячеләр, укытучыларны әйтмим, алар – мәңгелек һөнәрләр. Алар элек тә бар иде һәм булачак та. Безнең яшәешне аларсыз күз алдына китереп булмый. Блогерлык – бүген актуаль, һәм мин моны һөнәр дип әйтә алам. Башта мин дә үземнең сәхифәмне кертәсе килгәндә, кертәм, дип кенә башлаган идем. Бүген мине меңләгән кеше карый. Мин өстемдә җаваплылык тоям, шуңа күрә әйткән сүземне, эшләгән эшемне чамалап эшләргә тырышам, чөнки мине балигъ булмаган балалар карый. Алар миннән үрнәк алалар, шуңа теләсә нәрсә эшләп, теләсә нәрсә сөйләгәнне кертү дөрес түгел.

Блогерлар үзләрен үзләре ашата. Реклама, кибет, төрле салоннар белән хезмәттәшлек итеп акча эшләргә була. Минем өчен хәзерге вакытта бу – һөнәр. Бәлки, кем өчендер ул өстәмә керемдер. Бөтен блогерлар да блог кына алып бармыйлар. Кемдер рәсми эштә дә эшләргә мөмкин. Мәсәлән, эшмәкәр блогерлар, артист блогерлар да күп. Алар параллель рәвештә блогерлык һөнәрен дә үзләштерәләр.

Хәзер яңа сүз бар: микроблог. Бар миллионлаган язылучысы булган блогер, билгеле бер җирлектә танылган блогерлар һәм кечкенә блоглар – алар әле яңа гына башлаган кешеләр булырга мөмкин, – диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100