news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Блогер Алия Салаватова 50 килограммга ябыккан

news_top
Блогер Алия Салаватова 50 килограммга ябыккан
Фото: Алия Салаватованың социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Алия lava буларак танылган популяр блогер Алия Салаватова тормышында зур үзгәрешләр булуы хакында сөйләде. Блогер 1 ел эчендә 50 килограммга ябыккан. Ул үзенең «до/после» фотоларын күрсәтеп, язылучыларын гаҗәпкә калдырган. Блогер мондый нәтиҗәләргә соңгы вакытта бик популярлашып киткән ашказанын кечерәйтү буенча операция ясатып ирешкән.

«Минем ябыгуыма кагылышлы сораулар бик күп килә. 2024 елның октябрендә мин бариатрия ясатырга карар кылдым. Ул вакытта авырлыгым 130 килограмм иде. Сәламәтлегем миңа «ярдәм ит!» дип «кычкырды». Билем, аякларым, аркам авыртты. Мин ялгызым гына көрәшеп арыдым һәм үземне тулысынча үзгәртерлек юлны сайладым. Табибым гомерлеккә истә калырлык бер сүз әйтте. «Бариатрия – тылсымлы операция түгел, тылсымлы этәргеч». Һәм бу, чыннан да, шулай. Операция старт бирә, калганы инде – синең тырышлыгың, үз-үзеңне яратуың. Синең туклану рәвешең, гадәтләреңнән күп нәрсә тора.

Мин 50 килограмм авырлыгымны ташладым һәм әле дә процесста. Миңа җиңел, рәхәт. Яшисем, хәрәкәтләнәсем, елмаясым килә. Чын күңелдән үземнең табибыма рәхмәт әйтәсем килә.

Кемдер бүген сайлау алдында тора икән – курыкмагыз! Барысы да сезнең кулда», – дип язган Алия үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар